Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР буенча Роспотребнадзор Бөгелмә районында: дөньяда коронавирус инфекциясе буенча вәзгыять киеренке кала.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, дөньяда коронавирус йогышы буенча хәл киеренке кала.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә 20 һәм аннан да күбрәк кеше булган спорт, тамаша, гавами һәм башка чаралар үткәрү рөхсәт ителми; спорт ярышларын гамәлдән чыгару яки күчерү мөмкин булмаган очракта, алар тамашачылар катнашыннан башка, санитар-эпидемияләргә каршы режимны үтәп үткәрелә.

Оешма җитәкчеләренә һәм шәхси эшмәкәрләргә хезмәткәрләрне Россия Федерациясеннән читкә командировкага җибәрүне гамәлдән чыгарырга; чит ил командировкаларын юкка чыгару мөмкин булмаган очракта хезмәткәрләр, шулай ук яңа коронавирус йогышына (2019-nCoV) шик белән бәйле авырулар белән элемтәгә кергән затларның Россия Федерациясе территориясенә килеп төшкәннән соң 14 календарь көн эчендә аерымлануын тәэмин итәргә; чит илләрдә ял итеп яисә Россия Федерациясеннән читттә булып кайткан хезмәткәрләрнең эшкә чыгуына юл куймаска һәм аларны Россия Федерациясе территориясенә килгән көннән алып 14 календарь көн эчендә үз-үзеңне изоляцияләү зарурилыгы турында кисәтергә кирәк.

Оешмаларга һәм шәхси эшмәкәрләргә түбәндәгеләрне киңәш итәргә:

  • эшчеләрне дистанцион формага күчерү;
  • эш урыннарын һәм бүлмәләрне агымдагы йогышсызландыру, биналарны җилләтү режимын үтәү, кулларны тире антисептиклары белән юу һәм эшкәртү өчен шартлар булу, бактерицид нурландыргычлар булдыру чаралары үткәрү;
  • 22.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә күңел ачу чараларын уздырудан тыелып торырга.

#әйдәөйгә буламы инде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса