Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе бәйрәм көннәрендә 244 исерек шоферны ачыклаган

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек килеш транспорт чаралары белән идарә итүче машина йөртүчеләрне ачыклаган.

«Россия көне» һәм «Сабантуй» халык бәйрәме кысаларында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча профилактик чаралар үткәрде. Транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итү белән бәйле закон бозуларга аерым игътибар бирелде.
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 1 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Гамәлдәге административ законнар нигезендә, исерек билгеләре булган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1,5-ике елга кадәр мәхрүм итеп, утыз мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җаваплылык билгеләнгән, ә Россия Федерациясе Җинаять кодексы нигезендә исерек хәлдә кабат идарә итү ике елга кадәр иректән мәхрүм ителә.

Бөгелмә муниципаль районында әлеге бәйрәмнәр вакытында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре исерек билгеләре булган биш машина йөртүчене ачыклаган. Алар арасында 1990, 1997 ,1996 ,1982 һәм 1961 елгы бөгелмәлеләр дә бар. Хокук бозучылар Ваз 2110, Ваз 2111, Лада гранта, Мазда СХ5 һәм Мицубиси автомобильләре белән идарә иттеләр.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса