ТР Бөгелмә шәһәр судында хокук саклау органнары хезмәткәрләре катнашында планлы күнегүләр узды
Шартлату җайланмасын тапканда һәм ликвидацияләгәндә практик гамәлләр һәм эвакуацияләү буенча күнегүләр уңышлы узды.
2020 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәр судында суд приставлары хокук саклау органнары хезмәткәрләре катнашында планлы күнегүләр уздырдылар. Алар барышында гадәттән тыш хәлләр килеп туганда: шартлау куркынычы турында мәгълүмат алганда һәм суд бинасында шикле предмет (шартлаткыч җайланма) табылганда һәм янгын чыккан очракта уртак гамәлләр эшләнде.
Өйрәнүләрдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Баш идарәсе хезмәткәрләре, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы Баш идарәсе хезмәткәрләре, суд хезмәткәрләре, ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре катнашты.
Шартлату җайланмасын тапканда һәм ликвидацияләгәндә практик гамәлләр һәм эвакуацияләү буенча күнегүләр уңышлы узды.
Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа