Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

ТР Бөгелмә шәһәр судында бүләкләр тапшырылды

Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан ТР Бөгелмә шәһәр судында коллективның тантаналы җыелышы узды.

Суд рәисе Ленар Миңнулла улы Хәсәнов судьяларны һәм аппарат хезмәткәрләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, аннары Татарстан Республикасы Югары Судына 150 ел юбилей медальләрен тапшырды. Медаль соңрак республика Югары судына әверелгән Казан округ суды ачылуга 150 ел тулуга багышланган.

Медальләр белән отставкадагы судья Таһир Хәсән улы Журавлев һәм   Бөгелмә шәһәр суды аппараты хезмәткәрләре: гомуми бүлек начальнигы Людмила Владимировна Шабалова белән суд рәисе ярдәмчесе Наталья Михайловна Свиридова бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса