Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР баш федераль инспектор Виктор Демидов төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты

Аның фикеренчә, РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртачак.

Виктор Демидов билгеләп үткәнчә, Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү – ил язмышы өчен дә мөһим тавыш бирү ул. Төп документтагы үзгәрешләрнең төп максаты –гражданнарыбызның тормыш сыйфатын һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрү.

“Шәхсән минем өчен барлык төзәтмәләр дә мөһим әһәмияткә ия, шуңа күрә бу мине бирегә китерде”, – диде Демидов.

“Төзәтмәләрнең иң мөһим блогы гражданнарның социаль, хезмәт хокуклары гарантияләренең иң югары Конституция дәрәҗәсенә күтәрелүенә юнәлдерелә”, – дип белдерде ТР баш федераль инспекторы.

Иртәгә Конституциягә төзәтмәләр буенча соңгы тавыш бирү көне. Илнең төп законына үзгәрешләр кертүгә барлыгы 2,9 млн татарстанлы үз фикерен белдерә ала. Шул ук вакытта тавыш бирүдә катнашуның төрле формалары каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса