Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР авылларында яшәүче өченче һәм аннан соңгы балаларын тапкан хатын-кызларга 100әр мең сум акча түләячәкләр

2016 елдан 2018 елга кадәр Татарстан авылларында яшәүче 124 хатын-кыз 29 яшькә кадәр дүртенче, бишенче һәм алтынчы тапкыр әни булдылар.

Татарстан авылларында өченче һәм аннан соңгы бала туган өчен 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга бер тапкыр 100 мең сум түләнәчәк. Бу хакта журналистлар белән әңгәмә вакытында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Бүген 29 яшькә кадәр хатын-кыз өченчесен генә түгел, дүртенче, бишенче һәм башка балаларын да тапса, аңа бер тапкыр 100 мең сум күләмендә акча түләнә. Бу - балалар туганда бик кирәкле акчалар, чөнки без балаларның һәрвакыт тууын гаилә бюджетыннан зур чыгымнар соравын беләбез, - дип аңлатты Зарипова.

Министр искәртеп узганча, тиешле карар кабул ителгәнче, хатын-кызларга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү өченче бала туган өчен генә бирелгән.

Без анализ ясаганда, 2016-2018 елларда гына да 124 хатын-кыз 29 яшькә кадәр өченче баланы гына түгел, ә дүртенче, бишенче, алтынчы сабыйның да әнисе булды. Социаль гаделлекне торгызу максатларында, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан бу уңай карар кабул ителде, - дип ассызыклады ТР Хезмәт министрлыгы башлыгы.

Милли проектлар 2019 ел башыннан Россия Президенты Владимир Путинның май указы нигезендә тормышка ашырыла. Татарстанда Демография милли проектын тормышка ашыру өчен 2020 елда 8,7 млрд.сум бүлеп бирелгән.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса