Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Татарстанда ике айлык азык-төлек запасы булдырылды

Республика халыкны үз җитештерүләре хисабына төп продуктлар белән тулысынча тәэмин итәргә сәләтле.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы йөкләмәсе нигезендә, Татарстанның бүлү үзәкләрендә азык-төлек запасы булдырылды, ул кимендә ике айга җитәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада булдырылган продукция запасы "сатып алучылар ихтыяҗлары нигезендә даими тулылана"  дип билгеләп үтәләр ведомствода.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков: «Хәзерге вакытта без республика халкын үзебез җитештерү хисабына төп азык-төлек төрләре белән тулысынча тәэмин итәбез», - дип ассызыклады.

Элегрәк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы төбәк халкын азык-төлек товарларын күпләп сатып алып, ажиотажга бирешмәскә, ә продукцияне сатучыларга бәяләрне арттырмаска чакырды, дип хәбәр итте «Татар-информ»МА.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республиканың азык-төлек базарларындагы хәлләрне тикшереп тору буенча оператив штаб төзелде, аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе керә.

РФ Президенты Владимир Путин россиялеләргә яңа типтагы Covid-19 коронавирусына бәйле хәвеф аркасында гына азык-төлекне күпләп сатып алмаска тәкъдим итте.

 

Татарстан барлык кирәкле продуктлар һәм товарлар белән тулысынча тәэмин ителгән.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ажиотажга бирелмәскә һәм товарларны артык күп алмаска киңәш итә.

Татарстан кибетләрендә продуктлар булуын тикшереп торучы махсус штаб эшли. Ул Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча оештырылды.

Фото agro.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса