Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Төп бурыч – үлем очракларын киметү.

Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең эшчәнлек йомгаклары турында хакимиятнең “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә баш табиб Рим ӘМИРОВ ясаган чыгыш (кыскартып бирелә).

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең сәламәтлек саклау учреждениеләре арасындагы гомуми рейтингта Бөгелмә районы узган 2019 елда 24нче урынга күтәрелде. РФ Президентының “2024 елга кадәр билгеләнгән дәүләт максатлары һәм стратегик бурычлары” турындагы Указы нигезендә, сәламәтлек саклау өлкәсендә иң өстенлекле юнәлешләр аерым билгеләнде. Болар: эшкә сәләтле халык арасындагы, кан әйләнеше системасы авыруларыннан, шеш (яман шеш) чирләреннән һәм яңа туган балалар арасындагы үлем-китемнәр санын киметү; беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү оешмаларында кадрлар кытлыгын бетерү; барлык гражданнарның да елга кимендә бер мәртәбә профилактик тикшерүләр узуына ирешү; беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү оешмалары хезмәтеннән халык файдалансын өчен оптималь мөмкинлекләр тудыру; аларда табибка язылу тәртибен җиңеләйтү, чират көтеп утыру вакытын кыскарту; медицина хезмәте күрсәтү күләмен арттыру.     

   

Күрсәткечләр

(100 мең кешегә

Планда

Агымдагы күрсәткечләр

2018 ел

2019 ел

1.

Эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең үлеме

350

629,5

620,2

2.

Кан әйләнеше системасы чирләреннән үлүчеләр

450

589,9

450,1

3.

Төрле шешләрдән үлүчеләр

185

248,1

112,1

4.

Сабыйлар үлеме

4.5

3,88

4,4

 Эш яшендәге кешеләрнең үлеме буенча күрсәткечләрнең кимемәү халыкта сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш аз булу белән, ә кече яшьтәге балалар арасындагы үлем күрсәткече 2018 елның шул чоры белән чагыштырганда, 2019 елда сабыйларның азрак тууы белән аңлатыла. (2018 елда – 1139, 2019 елда – 986).

Узган елда олы яшьтәге кешеләрне диспансерлаштыру планы 94,2 процентка үтәлде. Эшләүче гражданнарга тикшеренү үтү өчен поликлиника кичләрен – 18, ә шимбә көнне 14 сәгатькә кадәр эшли. “Өлкән буын” проекты кысаларында, узган елның сентябреннән алып, авылларда яшәүче 65 яшьтән узган гражданнарны медицина тикшерүе узу өчен шәһәргә  махсус автобусларда алып килү оештырылды. Өч ай эчендә план 100 процентка үтәлде. 

Онкология авыруларына каршы көрәш проекты кысаларында, республика президенты Р. Миңнеханов эндоскопия җиһазлары сатып алу өчен Бөгелмә хастаханәсенә 20 миллион сумга якын акча бүлеп бирде.

 Бөгелмә бала тудыру йортында узган ел 986 бала туган, шуларның 298е –башка торак пунктлардан килгән ханымнар; 781 хатын-кыз йөклелек буенча исәпкә куелган (2018 елда 808 булган). Максатчан эш алып бару нәтиҗәсендә, аборт ясату очракларының 3,3 процентка кимүе күзәтелә (2018 елда бала табу яшендәге һәр 1 мең хатын-кызга 17,1 очрак булса, 2019 елда – 13,4 очрак).

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе автопаркы 6 берәмлек техникага баеды, бу исә автопаркны 90 процентка яңарту һәм бригаданың урынга барып җитү тизлеген арттыру  мөмкинлеге бирде. 2019 елда ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен бригадалар 32 186 чакыруга барган, бу исә һәр 1 мең кешенең 325,9ына медицина ярдәме күрсәтелгән дигән сүз.  

Үзәк район хастаханәсе базасында йогышлы авырулар белән чирләүчеләр өчен медицина-социаль ярдәм күрсәтү үзәге бар. ВИЧ белән йогышланган 891 кеше исәптә тора. Бу үзәкне оештыру элек дәваланудан баш тартканнар арасыннан тагын 9 процент кешене дәвалануга җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.  

Узган елның август аеннан башлап, йөрәк-кан тамырлары авырулары хәтәрлеген бәяләү өчен “АнтиКоагулянт программа” эше активлаштырылды, хәзерге вакытта йөрәгенә операция ясаткан 137 кеше күзәтү астында тора. 

         ЗАГС бүлеге белән берлектә эшли башлаган “Яшь гаилә мәктәбе”ндә гаиләне планлаштыру, сәламәт бала табу һ.б. сораулар буенча бергәләп консультацияләр үткәрелә. Булачак әти-әниләр өчен ел саен Әниләр көне алдыннан, музыка мәктәбе белән берлектә, “Бергәләп тыңлыйбыз” дигән классик музыка концерты оештырыла.

 Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, бүгенге көндә “Үзәк район хастаханәсе” дәүләт автоном учреждениесендә 198 табиб, 810 урта медицина хезмәткәре эшли. Узган елда 16 табиб эшкә урнашкан, 10 табиб эштән киткән. Урта медицина персоналыннан 49 кеше эшкә килгән, 63 кеше киткән. Кадрлар белән тәэмин ителеш 61 процент тәшкил итә, республика күрсәткеченнән бу 38 процентка ким.

– Кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе зур игътибар сорый. Мәктәпне тәмамлаучылар арасыннан ел саен Казан медицина  һәм федераль университетларга яшьләр җибәрелә. Хәзерге көндә андыйлар 6 кеше. Шулай ук Казан, Оренбург, Ижау уку йортларында ярминкәләр вакансияләрендә катнашабыз, төрле сайтлар аша эшлибез, халыкның эш белән мәшгульлек үзәге белән элемтәдә торабыз. Беренче чиратта, гомуми практика табиблары (терапевтлар), участок педиатрлары җитешми, – дип белдерде баш табиб.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса