Toyota баласыз хатын-кызлар өчен бала-робот уйлап тапкан
Toyota Kirobo Mini робот-баланы киләсе елда сатуга чыгарырга планлаштыра. Toyota Motor компаниясе Kirobo Mini исемле робот-бала ясау турында игълан итте, ул Япониядә баласыз хатын-кызлар өчен уйлап табылган, анда туучылар саны нык кимү күзәтелә дип хәбәр итә Рейтер. Бу хакта " Новости" яза. Агентлык мәгълүматлары буенча робот-бала Япониядә тискәре демографик тенденцияләр...
Toyota Kirobo Mini робот-баланы киләсе елда сатуга чыгарырга планлаштыра.
Toyota Motor компаниясе Kirobo Mini исемле робот-бала ясау турында игълан итте, ул Япониядә баласыз хатын-кызлар өчен уйлап табылган, анда туучылар саны нык кимү күзәтелә дип хәбәр итә Рейтер. Бу хакта " Новости" яза.
Агентлык мәгълүматлары буенча робот-бала Япониядә тискәре демографик тенденцияләр нәтиҗәләрен йомшарту өчен уйлап табылган.
Toyota Kirobo Mini робот-баланы киләсе елда сатуга чыгарырга планлаштыра. Ул 39 800 иен (392 доллар) тәшкил итәчәк.
Рейтер мәгълүматлары буенча, Toyota бала-роботлар эшләү белән шөгыльләнүче бердәнбер компания түгел. Әйтик, элегрәк Япониянең Intelligent System Co Ltd компаниясе өлкән яшьтәге япониялеләрдә психик тайпылышларны йомшарту өчен Paro роботларын чыгарган иде.
"Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia