"Тоталь диктант" акциясе уздыру көне билгеле булды
Новосибирски башлангычы белән һәр елны узучы традицион "Тоталь диктант" акциясе уздыру көнен атадылар. Быел әлеге масштаблы чара шимбә көн, 8 апрельдә узачак. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. "Быел "Тоталь диктант"ны яза башлау вакыты сәгать пояслары буенча үзгәрә. Ул Мәскәү вакыты белән 8, 11 һәм 14 сәгатьләрдә булачак. Бу акция...
Новосибирски башлангычы белән һәр елны узучы традицион "Тоталь диктант" акциясе уздыру көнен атадылар. Быел әлеге масштаблы чара шимбә көн, 8 апрельдә узачак. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.
"Быел "Тоталь диктант"ны яза башлау вакыты сәгать пояслары буенча үзгәрә. Ул Мәскәү вакыты белән 8, 11 һәм 14 сәгатьләрдә булачак. Бу акция башкаласы булган Новосибирскида быел сәгать пояслары алышыну белән бәйле. Без Новосибирскида традицион рәвештә диктант җирле вакыт белән 15:00 сәгатьтә үтәргә тиеш дип саныйбыз, - дип шәрехли "Тоталь диктант" проектын оештыручысы һәм җитәкчесе Ольга Ребковец сүзләрен Новосибирск Дәүләт университеты матбугат хезмәте.
Аның сүзләренчә, быелга инде текст әзерләнгән. Әлегә авторның исеме сер һәм ул 1 мартта гына игълан ителәчәк. Новосибирскида диктант текстын традиция буенча автор үзе укыячак. Россиядә һәм чит илләрдә "Тоталь диктант" ны күренекле кешеләр укыячак.
Традиция буенча диктант язуда телне төрле дәрәҗәдә белгән кешеләр катнаша ала, нәтиҗәләр аноним булып кала.
Искәртеп үтик, беренче тапкыр "Тоталь диктант" энтузиастлар тарафыннан Новосибирск дәүләт университетында 2004 елда языла. Ул вакытта 150 ләп катнашучы үз грамоталылыгын "Война и мир" романының икенче томыннан өзек язуда тикшергән. 2011елдан "Тоталь диктант" Новосибирскида гына түгел, Россиянең башка шәһәрләрендә дә үткәрелә башлый. Текстлар проект өчен махсус төзелә, аларның авторлары Борис Стругацкий, Захар Прилепин, Алексей Иванов кебек танылган язучылар була. Узган ел акция инде 732 шәһәрдә уза, ул 69 илне үз эченә алган, катнашучылар саны 145 меңнән артып киткән.
татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа