Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Торак-коммуналь хуҗалык тарифлары 4,2%ка арта

Россия Хөкүмәте Россия Федерациясендә 2017 елга субъектлар буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен үзгәртү индексларын раслаган. Күрсәтмәне РФ Премьер-министры 19 ноябрьдә имзалаган. Документ Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган. Яңа елдан тарифлар үзгәрешсез калачак, әмма 2017 елның икенче яртысында үсеш сизелерлек булачак: Татарстанда тарифлар 4,2 процентка артачак. Коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр...

Россия Хөкүмәте Россия Федерациясендә 2017 елга субъектлар буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен үзгәртү индексларын раслаган. Күрсәтмәне РФ Премьер-министры 19 ноябрьдә имзалаган. Документ Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган.

Яңа елдан тарифлар үзгәрешсез калачак, әмма 2017 елның икенче яртысында үсеш сизелерлек булачак: Татарстанда тарифлар 4,2 процентка артачак. Коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр иң күбе Мәскәүдә артачак, башкалада ул 7 процентка үсәчәк, Санкт-Петербург, Саха (Якутия) республикасы һәм Камчатка крае халкы 6 процентка күбрәк түли башлый. Төньяк Осетия-Алания Республикасында түләүләр бары 2,5 процентка артачак.

 
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
ERID:2VtzqvsMggf