Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Торак алганда сак бул

Күчемсез милек сату өчен сатучыга кирәкле документлар пакетын алдан җыярга кирәк. Сатып алучыга милекчеләрнең хокуклары турында таныклыкларны һәм үзгәртеп коруларны законлылыгын тикшерергә туры киләчәк.

Торак сатып алганда һәм сатканда кирәкле белемнәре һәм тәҗрибәләре булмаган бөгелмәлеләр алдакчыларның корбаны булырга мөмкин. Күчемсез милек белән алыш-бирешне планлаштырганда нәрсәгә игътибар бирергә кирәклеге турында район укучыларына Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсенең Бөгелмә бүлеге башлыгы Ольга Рудакова сөйләде.

– Ольга Валерьевна, фатир сатуны нәрсәдән башларга кирәк?

– Барыннан да элек милек хокук раслаучы документлар пакетын әзерләргә кирәк. Аларга элеккеге хуҗасы белән сату-алу яисә бүләк итү  килешүләре, мирас итеп алу хокукы турында таныклык һәм башкалар керә. ЕГРНнан белешмә алырга була, анда сатыла торган объект турында бөтен мәгълүмат туп-ланган.

Милекчеләр арасында 14 яшькә кадәрге балалар, эшкә сә-ләтсез яки хокуклары чикләнгән гражданнар булса, опека һәм попечительлек органнарына сату-алу килешүе төзүгә рөхсәт соратып алу мөһим. Фатирда теркәлгән кешеләргә учеттан төшәргә кирәк. Моны дәүләт хезмәтләре порталында яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп эшләргә мөмкин. Шунда ук йорт кенәгәсеннән белешмәгә дә заказ бирергә кирәк, ул 30 календарь көн гәмәлдә.

Сатучы өйләнгән яки кияүдә булса, ә милек никахта сатып алынган икән, ир белән хатын икесе дә ризалык белдергән нотариаль килешү кирәк.

Торак йортны, җир участогын, бүлмәне, ипотекадагы күчемсез милекне сату өчен документларның тулы исемлеген Росреестр сайтында “тормыш хәлләре” сервисыннан файдаланып ачыкларга була. Ул нинди документлар кирәклеген һәм гамәлләр тәртибен билгеләячәк.

– Сатып алучыга нишләргә?

– Беренче чиратта сатучының, чыннан да, милекнең законлы хуҗасы булу-булмавын, күчемсез милек залогта булмавын (арест астында), аны ничә тапкыр сатуларын һәм милекчеләрнең санын ачыклау мөһим. Бу сорауларга Бердәм күчемсез милек дәүләт реестрыннан алган белешмә җавап бирергә ярдәм итәчәк. Бу ачык мәгълүмат, бе-лешмәне теләсә кайсы кеше алырга хокуклы. Мондый документ алу өчен бөгелмәлеләргә җирле күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә, шәхес таныклыгын күрсәтергә, гариза тутырырга һәм пошлина түләргә кирәк.

– Күчемсез милек сатып алганда тагын нәрсәгә игътибар итәргә?

– Фатирда кем язылганын, сатучының коммуналь түләүләр буенча бурычлары юклыгын, шулай ук аның гаилә статусын тикшерү артык булмас. Фатирдагы үзгәртүләргә дә игътибар итегез. Әгәр яңадан планлаштыру законлаштырылмаган икән, фатир сатып алганнан соң, моның белән мөстәкыйль рәвештә һәм үз хисабыгызга шөгыльләнергә туры киләчәк.

Күчемсез милек кредит чаралары ярдәмендә сатып алынган очракта, кредит килешүе кирәк булачак.

Алыш-биреш килешүен төзегәндә, һичшиксез, сатучыдан документларның оригиналларын тәкъдим итүне таләп итегез. Әгәр сезне ашыгыч рәвештә кәгазьләрне имзаларга сорыйлар яки фатир “базар бәясеннән” күпкә түбәнрәк сатылса – игътибарлы булыгыз.

Барлык документлар да тик-шерелгәннән һәм җыелганнан соң гына, сату-алу рәсми кагәзен төзүгә күчәргә мөмкин. Ул килешү шартларын һәм фатирга милек хокукын теркәү өчен кирәк. Аны кулдан язарга, интернетта үрнәк алырга яки нотариуста төзергә була.

Соңгы этапта сатучы һәм сатып алучы милек хокукын дәүләт теркәве үткәрү өчен кирәкле документлар комплектын Росреестрга тапшыра.

– Килешүне нотариуста раслау кирәкме?

– Сату-алу килешүен үз те-ләгегез белән нотариустан үз тынычлыгыгыз һәм алыш-бирешләргә өстәмә хокукый экспертиза ясау өчен расларга мөмкин.

Әмма, кайчагында бу мәҗбүри. Әйтик, сатучы яки аларның берсе 14 яшькә җитмәгән, эшкә сәләтсез яки опекага алынган гражданин булса, ир белән хатын өлешле милеккә фатир сатып алган очракта, өйләнешү килешүе элементларын үз эченә алган сату-алу килешүен төзи.

Моннан тыш, анда адрес, кадастр номеры, техник характеристикалар һәм фатир яки йортның бәясе күрсәтелергә тиеш.

Сату-алу килешүе кул куелган көннән үз көченә керә.

– Бөгелмәлеләргә килешүне теркәү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

– кәгазь рәвештә күпфункцияле үзәккә яки Росреестрның Федераль кадастр палатасы офисында (Җәлил урамы, 23 йорт) шәхси визит вакытында;

Росреестрның рәсми сайтында шәхси кабинет аша (көчәй-телгән квалификацияле электрон култамга булса) электрон рәвештә;

– Росреестрның Федераль кадастр палатасы сайты аша күчмә хезмәт күрсәтүгә дистанцион рәвештә заказ биреп;

– Росреестрның Федераль кадастр палатасы сайты аша күчмә хезмәт күрсәтүгә дистанцион рәвештә заказ биреп;

– нотариус аша сату-алу ки-лешүендә катнашучыларның шәхси инициативасы буенча яки закон таләпләре буенча.

– Процедура күпме вакытны ала?

– Росреестрга милек хокукын теркәү өчен документлар тапшырганда, ул 7 эш көненнән соң теркәләчәк. Күпфункцияле үзәктә – 9 эш көненнән соң.

Әгәр документларны нотариус электрон формада җибәрсә, милек хокукы икенче эш көнендә үк теркәләчәк.

Теркәлгәннән соң сатып алучы күчемсез милек хокукын дәүләт теркәве турында штамп белән сату-алу килешүе нөсхәсен һәм ЕГРНнан белешмә алачак.

Документларны кайда һәм ничек алырга – кәгазьләрне кабул иткән белгеч хәбәр итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса