Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТНГ-Группта 2021 елга эш йомгаклары ясадылар

Узган ел предприятие тарафыннан 20 миллиард сумнан артык эш башкарылган.

Бөгелмәдә һәм районда хезмәт коллективлары белән традицион очрашулар, авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров 2021 ел нәтиҗәләре буенча «ТНГ-Групп» компаниясе киңәшмәсендә катнашты.

Узган ел предприятие тарафыннан 20 миллиард сумнан артык эш башкарылган. Бөгелмә районы тулаем төбәк продуктының өчтән бер өлеше предприятие белән тәэмин ителә.

Предприятиедә бүгенге көндә 6,2 мең кеше эшли, шул исәптән Бөгелмә бүлекчәләрендә – 1,2 мең кеше. 2021 елда предприятие буенча уртача хезмәт хакы 67,1 мең сум тәшкил итте, бу Бөгелмә муниципаль районы һәм Татарстан Республикасы буенча уртача хезмәт хакыннан шактый югары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса