Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

“ТНГ-Групп” җәмгыяте генераль директоры, “Бөгелмә” эшлеклеләр клубы президенты Ринат Харисовның бәйрәм котлавы

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм барлык бөгелмәләр! Ихлас күңелемнән сезне изге бәйрәмебез - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрик итәм! Әлеге дата безнең һәммәбез өчен дә бик әһәмиятле вакыйга ул. Моның шулай икәненә вакытлар уза барган саен ныграк инанасың. Бүген дә, 70 еллык юбилей тантанасында ил батырлары...

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм барлык бөгелмәләр!
Ихлас күңелемнән сезне изге бәйрәмебез - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрик итәм!
Әлеге дата безнең һәммәбез өчен дә бик әһәмиятле вакыйга ул. Моның шулай икәненә вакытлар уза барган саен ныграк инанасың. Бүген дә, 70 еллык юбилей тантанасында ил батырлары - ветераннарыбызга, сабый җилкәләре белән күпме михнәт күтәргән сугыш чоры балаларына карап, йөрәк түребездән иксез-чиксез рәхмәт хисләре ургыла. Ихлас күңелемнән җиңүчеләр буыны вәкилләренә матур имин картлык телим. Кайгыртучан якыннарыгызның йөрәк җылысын, мәхәббәтен тоеп, нәкъ сезнең тырышлык белән ирешелгән тыныч тормышта кадер-хөрмәттә озын-озак яшәгез әле!
Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын! Һәрбарчабызга ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе һәм мул тормыш телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса