Әтнәдә бер йортны яшен сугып, янгын чыккан
Яңалыклар

Әтнәдә бер йортны яшен сугып, янгын чыккан

Узган төндә Кече Әтнә авылында бер йортны яшен сугып, янгын чыкты. Бу хакта районның янгын сүндерү бүлеге хәбәр иткән. - Каркас йорт бу, дача йорты буларак файдаланылган. Электр уты ялганмаган, газ да кермәгән. Йорт хуҗасы авылда түгел, читтә яши, - диде Рифнур Сагитов. Бу турыда Әтнә таңы яза. Алган мәгълүматларга...

Узган төндә Кече Әтнә авылында бер йортны яшен сугып, янгын чыкты. Бу хакта районның янгын сүндерү бүлеге хәбәр иткән.

- Каркас йорт бу, дача йорты буларак файдаланылган. Электр уты ялганмаган, газ да кермәгән. Йорт хуҗасы авылда түгел, читтә яши, - диде Рифнур Сагитов. Бу турыда Әтнә таңы яза.

Алган мәгълүматларга караганда, элек ул мәктәп тә булып торган.