Тәмле тарих (+ фотолар)
Бөгелмәнең “Ялкын” приютында “Тәмле тарихлар” түгәрәгенә йөрүче балалар яңа - агроном һөнәре белән таныштылар
Чираттагы дәрестә балалар кабак, аның сортларының күптөрлелеге турында, үсү шартлары һәм урыннары, безнең илдә аның барлыкка килү тарихын өйрәнделәр. Интерактив такта аша агроном һөнәре белән таныштылар. Аның аша чәчүне кайчан башларга кирәклеген, кайда һәм нинди культураны чәчәргә, аны ничек карарга кирәклеген белделәр.
Балалар тәрбияче Сафина Лилия Наил кызы җитәкчелегендә “Алтын кабак” рулеты әзерләделәр һәм яшьтәшләре белән чәй эчтеләр.
Әлеге түгәрәктә мәктәп яшендәге алты бала катнашты.
Лилия САФИНА, тәрбияче
Раиса ЯМАШЕВА фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа