Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Тәмәкене тыю законы ни рәвешле үтәлә?

Билгеле булганча, 1 июнь көнне Россиядә тәмәке белән бәйле федераль законның икенче өлеше гамәлгә керде. Әлеге артык кырыс кагыйдәләр халыкта ризасызлык уятыр кебек тоелса да, чынлыкта алай булып чыкмады. Бактың исә, халык тәмәке белән бәйле яңа кагыйдәләрне, киресенчә, хуплый икән. Хәтерләсәгез, канун гамәлгә кереп 3 - 4 көн узгач, Россиянең...

Билгеле булганча, 1 июнь көнне Россиядә тәмәке белән бәйле федераль законның икенче өлеше гамәлгә керде. Әлеге артык кырыс кагыйдәләр халыкта ризасызлык уятыр кебек тоелса да, чынлыкта алай булып чыкмады. Бактың исә, халык тәмәке белән бәйле яңа кагыйдәләрне, киресенчә, хуплый икән.
Хәтерләсәгез, канун гамәлгә кереп 3 - 4 көн узгач, Россиянең Дәүләт Думасы депутатлары үзләренең "арттырып" җибәрүен аңлады һәм законга үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыкты. Әлеге закон проектында тимер юл һәм автобус вокзалларында, аэропортта, диңгез портындагы вентиляция системасы булган биналарда тәмәке тарту бүлмәләре булдырырга рөхсәт итү турында сүз бара. Өстәвенә, күптән түгел генә "Гадел Россия" партиясе депутатлары да тәмәке тартуны кафе-рестораннарның җәйге верандаларында рөхсәт итәргә кирәк дип, Дәүләт Думасына махсус закон проекты юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса