Тәүлек эчендә 28 татарстанлы коронавирус йоктырган
Эпидемия башланган алып республикада 7284 кеше әлеге чир белән авырган.
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 28 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
Чирнең читтән кертелгәннәре – 2, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 26. 5 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өендә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 1
18 яшьтән 30 яшькәчә – 2
30 яшьтән 50 яшькәчә – 12
50 яшьтән 60 яшькәчә – 4
60 яшьтән 70 яшькәчә – 7
70 яшьтән 80 яшькәчә – 2
80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүче – юк.
Шәһәр һәм районнар буенча:
Казанда – 16
Яр Чаллыда – 3
Буа районында – 3
Югары Ослан районында – 2
Яшел Үзәндә – 1
Лаеш районында – 1
Менделеевск районында – 1
Теләче районында – 1
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 7284 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шулардан 6122 кеше терелгән, шул исәптән 9ы – узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа