Тимер юл кассалары эш вакытын үзгәртә
5 февральдән вокзалдагы билет кассалары көндезге режимга күчте. Билетлар 6дан 21 сәгать 45 минутка кадәр сатылачак. Идел - Кама регионы тимер юллары мәгълүмат хезмәте хәбәр иткәнчә, маркетинг тикшеренүләре нигезендә, тимер юл кассаларының эш вакыты үзгәрү төнге вакытта билет алучылар саны кимү һәм интернет аша билет алу технологияләре арту белән бәйле....
5 февральдән вокзалдагы билет кассалары көндезге режимга күчте. Билетлар 6дан 21 сәгать 45 минутка кадәр сатылачак. Идел - Кама регионы тимер юллары мәгълүмат хезмәте хәбәр иткәнчә, маркетинг тикшеренүләре нигезендә, тимер юл кассаларының эш вакыты үзгәрү төнге вакытта билет алучылар саны кимү һәм интернет аша билет алу технологияләре арту белән бәйле.
"Россия тимер юллары" 28 гыйнвардан ерак юлга чыгучы поездларга телефон аша урын резервлау хезмәте географиясе киңәю турында хәбәр итә. Россиянең теләсә кайсы почмагыннан "Россия тимер юллары" ААҖ бердәм мәгълүмат-сервис үзәге телефоны буенча шылтыратып (800) 775-00-00), клиентка операторга үзе барырга теләгән маршрутны һәм паспорт мәгълүматларын атау җитә. Пассажир билетны резервлаганнан соң, алдагы тәүлек дәвамында акча түләргә һәм махсус бланкта документны кабул итеп алырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа