Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Төгәллек – яхшы күрсәткеч

"ЮВТ АЭРО" Татарстан авиакомпаниясе Домодедово аэропортыннан рейслар ясаучы авиакомпанияләр арасында төгәллеге ягыннан беренче урында тора. Домодедово аэропорты июнь аендагы очышлар нәтиҗәләрен анализлап, рейсларны өзеклеккә юл куймыйча, вакытында башкарып барган компанияләр арасында "ЮВТ АЭРО"ның үз тиңдәшләре арасында иң төгәл эшләүче компания икәнлеген тагын бер тапкыр раслады. Ай дәвамында башкарылган рейслар саныннан...

 

"ЮВТ АЭРО" Татарстан авиакомпаниясе Домодедово аэропортыннан рейслар ясаучы авиакомпанияләр арасында төгәллеге ягыннан беренче урында тора.

Домодедово аэропорты июнь аендагы очышлар нәтиҗәләрен анализлап, рейсларны өзеклеккә юл куймыйча, вакытында башкарып барган компанияләр арасында "ЮВТ АЭРО"ның үз тиңдәшләре арасында иң төгәл эшләүче компания икәнлеген тагын бер тапкыр раслады.

Ай дәвамында башкарылган рейслар саныннан чыгып, авиакомпанияләр берничә категориягә бүлеп карала. Безнең компания июнь аенда 39 рейс ясаган һәм көндәшләрен узып, үз категориясендә 100 процент даими төгәллеккә ирешкән.

Бу - авиакомпания хезмәтләренең барысының да үзара килешеп эшләве, шул исәптән йөк ташу бүлегенең дә тырышлыгы нәтиҗәсе. Әле эшләү дәверендә судноны алыштыру, режимнан һәм штаттагы эштән тайпылу очракларына юл куелганы юк.

- Очышларның регуляр булуы - барлык авиакомпанияләр эшчәнлегендә дә эш сыйфатының төп күрсәткече булып тора. Рейс тоткарлануны пассажирлар авыр кичерә, шуңа күрә дә очышны вакытында башкару пассажирлар йөртүченең, йөк ташучының эшендә иң мөһим күрсәткеч ул, - ди Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге "АЭРО" компаниясе генераль директоры Пётр Трубаев.

Әлфия БАРИЕВА,

"ЮВТ АЭРО" матбугат хезмәткәре.

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса