Түләүләр 2016 елның 26 декабреннән башланачак, дип хәбәр итә «Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» (АСВ) дәүләт корпорациясенең иҗтимагый элемтәләр департаменты.
«Вкладчыларны конкрет банк-агентлар буенча бүлү турындагы мәгълүмат 2016 елның 23 декабренә кадәр АСВ сайтында (www.asv.org.ru) урнаштырылачак. Акчаны алу өчен вкладчыларга банк-агентка паспорт белән мөрәҗәгать итеп, акчаны кире кайтару турында гариза язарга кирәк булачак (гариза бланклары банк-агентлар подразделениеләрендә бирелә)», - дип хәбәр итә АСВ матбугат хезмәте. Түләүләр процессын тизләтү һәм вкладчыларның акчаларны уңайлы шартларда алуын тәэмин итү өчен 5 банк сайланды.
«Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» дәүләт корпорациясе «Татфондбанк» ААҖ клиентларын банк-агентларның Яңа ел бәйрәмнәре чорындагы эш графигы белән өстәмә таныштырачак. Тиешле белдерү АСВ сайтында 2016 елның 30 декабреннән дә соңга калмыйча урнаштырылачак.
Татфондбанк вкладчылары банк-агентлар бүлекчәләре аша иминиятләштерелгән суммаларны (1 млн 400 мең сумга кадәр) ала алачак.
almet-rt.ru