Техника йорты коллективы чуаш халык иҗаты конкурсының 1нче дәрәҗә лауреаты булды
Бөгелмәлеләр чуваш халык иҗаты «Выля, хут купас!» (»Уйнагыз, гармуннар!») XI Республика фестиваль-конкурсында чыгыш ясадылар.
Бөгелмәлеләр чуваш халык иҗаты "Выля, хут купас!" ("Уйнагыз, гармуннар!») XI Республика фестиваль-конкурсында чыгыш ясадылар.
Бәйрәм чарасы гармунчылар һәм иҗади коллективларның ачык йөрешеннән башланды. Конкурста халык уен кораллары оркестрлары, гармунчылар оркестрлары, катнаш ансамбльләр, шулай ук солистлар катнашты.
«Добрая душа» ансамбле - "Техника йорты" фәнни-җитештерү берләшмәсенең яңа коллективы I дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды (җитәкчесе - Жернаков А. А.).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа