Террорчылык һәм коррупциягә каршы
1988 елның 15 ноябрендә СССР Эчке эшләр министрлыгы приказы белән шушы ведомство карамагында 6нчы идарә оештырыла. Ул вакытта криминоген хәл нык кискенләшә һәм җитди чаралар күрүне таләп итә. Җинаятьчелекнең үзгәртеп кору барышындагы икътисади реформаларны, сәяси ирекне һәм социаль казанышларны басып алу куркынычы килеп баса. 1992 елда Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш...
1988 елның 15 ноябрендә СССР Эчке эшләр министрлыгы приказы белән шушы ведомство карамагында 6нчы идарә оештырыла. Ул вакытта криминоген хәл нык кискенләшә һәм җитди чаралар күрүне таләп итә. Җинаятьчелекнең үзгәртеп кору барышындагы икътисади реформаларны, сәяси ирекне һәм социаль казанышларны басып алу куркынычы килеп баса.
1992 елда Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча баш идарә төзелә. 2004 елдан ул Оешкан җинаятьчелек һәм терроризмга каршы көрәш буенча департамент дип атала башлый. Аның хезмәткәрләре бурычына террорчылыкка, коралның һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә, оешкан җинаятьчелек һәм коррупциягә каршы көрәш, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу һәм тикшерү, профилактика эшчәнлеген камилләштерү керә.
Кораллы җинаятьчеләргә каршы көрәшү һәм тикшерү эшләренә ярдәм итү өчен бу бүлекчәләр СОБРлар белән көчәйтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа