Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тере акчаларга көн бетмәгәе

РФ финанс министры Антон Силуанов Русиядә тере акчалар белән алыш-бирешне чикләргә кирәк дип белдерде. "Бигрәк тә кыйммәтле әйберләр сатып алганда бары тик банк карталарыннан гына файдалану системасын кертергә вакыт. Бу - салымнарны күбрәк җыярга һәм икътисадны үтә күренмәлерәк итәргә мөмкинлек бирер иде", - диде ул. Министр әлегә сүзнең ничә сум...

РФ финанс министры Антон Силуанов Русиядә тере акчалар белән алыш-бирешне чикләргә кирәк дип белдерде. "Бигрәк тә кыйммәтле әйберләр сатып алганда бары тик банк карталарыннан гына файдалану системасын кертергә вакыт. Бу - салымнарны күбрәк җыярга һәм икътисадны үтә күренмәлерәк итәргә мөмкинлек бирер иде", - диде ул. Министр әлегә сүзнең ничә сум турында барганын тәгаенләмәде. Элегрәк бәясе 600 мең сумнан арткан товарларны тере акчага алуны чикләү идеясе яңгыраган иде, хәзер исә, бу сумманы гомумән 300 мең сумга калдырырга кирәк дигән фикер әйтәләр. А.Силуанов мисалга чит илләр тәҗрибәсен китерде. Бөтен Европада инде күптән нигездә банк карталары белән генә эш итәләр, ди ул. "Бик тә дөрес карар. Чит илләрдә тере акчага кыйммәтле товар алып булмый хәзер. Анда хәтта 500 евроны да ваклата алмыйсың", - дип куәтләде коллегасын РФ хезмәт министры М.Топилин. Чыннан да, АКШта һәм Евросоюзның күпчелек илләрендә тере акча белән исәп-хисапка чикләүләр кертелгән. Әмма, экспертлар әйтүенчә, аларда банкоматлар, банк карталары системасы безнекеннән күпкә яхшы, ә безнең ил мондый яңалыкка тагын якынча биш елдан соң гына әзер булырга мөмкин. tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса