Телевизор караучылар игътибарына!
Элемтә, информацион технологияләр һәм күмәк коммуникацияләргә күзәтчелек итү Федераль хезмәте Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсеннән хәбәр итәләр: "ТРК "Новый Век" ААҖ студия җиһазларына профилактик ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, 20 июль көнне 02. 00 сәгатьтән башлап, 11.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә "Телевидение "Татарстан-Новый век" телеканалында һәм "Татарстан-Новый Век" радиоканалы ("Болгар Радиосы"...
Элемтә, информацион технологияләр һәм күмәк коммуникацияләргә күзәтчелек итү Федераль хезмәте Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсеннән хәбәр итәләр:
"ТРК "Новый Век" ААҖ студия җиһазларына профилактик ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, 20 июль көнне 02. 00 сәгатьтән башлап, 11.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә "Телевидение "Татарстан-Новый век" телеканалында һәм "Татарстан-Новый Век" радиоканалы ("Болгар Радиосы" радиопрограммасы) тапшырулары туктатылып торачак.
"Газпром космические системы" ААҖ һәм "Космическая связь" ФГУП хәбәр итүенчә, космик аппаратларда һәм апппаратлы-студия комплексларында профилактик эшләр үткәрелү сәбәпле, 20 июль көнне 02.00 - 10.00 сәгатьтә - "Матч-ТВ", "НТВ", "Карусель", "Россия Куьтура", 02.00 - 12.00 сәгатьтә - "ТВ-Центр", 02.00-14.00 сәгатьтә "Звезда" каналларында программаларны трансляцияләүдә технологик тукталышлар көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia