«Мегафон», «Вымпелком» һәм «Tele2» элемтә операторлары абонентларына 2019 ел башыннан тарифлар арту турында хәбәр бирә башлаган. Бәяләр арту өстәмә бәягә салым арту белән бәйле, дип саный аналитиклар.
«Вымпелком» («Билайн» маркасы) сайтында 1 гыйнвардан булачак үзгәрешләр турында язылган. Алар алдан түләү һәм соңыннан түләү булган тарифларга кагыла. 10 гыйнвардан халыкара юнәлешләрнең кайсыберләренә дә тарифлар артачак.
Tele2 сайтында да 1 гыйнвардан соң булачак үзгәрешләр турында хәбәр ителә. Бу оператор архивтагы тариф планнарына да үзгәрешләр кертәчәк. Хәзер тоташырга яки күчәргә мөмкин булган тарифларга үзгәреш кертелми.
Чыганак: интертат