Бөгелмә тел осталары бәйгесе
Бөгелмәнең яшь гвардиячеләре иҗади яшьләрне берләштерә.
Апрель аенда 2015 ел - Әдәбият елы кысаларында уздырылган тел осталары бәйгесе яшь гвардиячеләргә үзәк китапханәдә "Бөгелмәле" исеме астындагы әдәби берләшмә ачарга этәргеч бирде. Яшь талантларны барлау уңаеннан "Яшьләрнең әдәби иҗаты" бәйгесе игълан ителде. Бәйге 2015 елның 26 октябреннән алып,10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр бер яки берничә әдәби әсәрне тәкъдим итә ала. Эшләр Бөгелмә шәһәренең Октябрь урамындагы 14 нче йортта, үзәк китапханәдә кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа