Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тел батырлары: 2нче балалар бакчасы 500 мең сумлык грантка ия

Бөгелмәнең “Батыр”ы “Туган телдә балаларны тәрбиялү эшен оештыручы иң яхшы балалар бакчасы” республика конкурсында катнашты һәм җиңүчеләр исемлегенә керде.

2нче “Батыр” балалар бакчасы – нәни бөгелмәлеләрне татар телендә тәрбияләүче мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрнең берсе. Биредә татарлар гына түгел, рус балалары да тәрбияләнә. Нинди милләттән булуларына кармастан, алар татар телен аңлыйлар, сөйләшергә тырышалар.

 

Буыннар бакчасы

Лилия Әхмәтованың өч баласы да “Батыр” балалар бакчасында тәрбия-ләнгән. Алар инде күптән балигъ булганнар. Һәр-кайсының хәзер бу тормышта – үз юлы. Югары белем алып, җәмгыятькә кирәкле кеше булырга тырышалар. Мондый тәрбиянең нигезе, әлбәттә, гаиләдә салынган, “Батыр” балалар бакчасында исә аны ныгытканнар. Биредә балаларны татар халкының мирасына таянып тәрбия-лиләр: әти-әнине кадерләргә, өлкәннәрне хөрмәтләргә, гореф-гадәтләрне онытмаска, халык авыз иҗатын белергә... Инде менә күп еллар Лилия Әхмәтова болар-ның барысына нәни бөгелмәлеләрне төшендерә. Аның өч баласынбиредә шулай тәрбияләгәннәр, хәзер ул шул юнәлештә эшли.

– Минем балалар бу бакчада үсте, артларыннан мин дә “Батыр”га килдем. Рәхәтләнеп, эшемне яратып эшлим. Беренче чорларда тәрбияче ярдәмчесе булдым, хәзер үзем кеше балаларына тәрбия бирәм. Улларым һәм кызым “Батыр”ны сагынып сөйлиләр. Әле менә күптән түгел олысы армиядән кайтты, аның артыннан уртанчысы хезмәт итәргә китә, кызыбыз минем юлны сайлады. Ул – безнең булачак педагог. Безнең гаилә өчен “Батыр” буыннар бакчасына әверелде, кем белә, бәлки, боерган булса, бирегә оныклар да килер, – дип сөйләде “Бөгелмә авазы” газетасы журналистларына 2нче “Батыр” балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Әхмәтова.

 

“Исәнмесез”, “Сау булыгыз”

“Батыр” – үзе кечкенә, әмма тәрбия тәҗрибәсе зур булган балалар бакчасы. Биредә 131 нәни тәрбияләнә. Һәркайсы, рус милләтеннән яисә татар булсынмы, авыз тутырып, “Исәнмесез!”, “Хәлләрегез ничек?”, “Сау булыгыз” дип, килгән кеше белән әңгәмә кора. Ни гаҗәп, алар татар телендә әйткән һәр сүзне аңлый. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки тәрбиячеләр балалар белән ике телдә дә аралашалар, шунысын әйтергә кирәк, аларның барысы да татар.


“Батыр”да эшләгән тәрбиячеләрнең 93 проценты югары белемгә ия.

Тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгын арттыру – һәрвакыт игътибар үзәгендә. Алар мәгариф өлкәсендәге һәр яңалыкны тырышып өйрәнә, эштә куллана. Республикада һәм башка төбәкләрдә оештырылган конференция, семинарларда һәм бәйгеләрдә актив катнашалар. 7 тәрбиячебез мәгариф идарәсенең Мактау грамотасына, 2 тәрбияче Татарстан Республикасы Мәгариф һәмфән министрлыгының Мактау грамотасына һәм музыка җитәкчесе “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә лаеклар. Тәрбиячеләрнең мондый исемнәргә лаек булулары безнең профессиональ яктан көчле коллектив булуыбызны  раслый, – дип билгеләп үтте 2нче “Батыр” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Зөлфия Турзуманова.

 

Милли тәрбия

“Батыр” балалар бакчасы тату яшәүче татар гаиләсен хәтерләтә. Бу аңлашыла да, биредә милли рух яши. Балаларны шул юнәлештә тәрбияләргә “Мирас” бакча музее ярдәм итә. Биредә әби-бабайларның көнкүреш әйберләре, милли киемнәре урын алган. Аларны җыярга, тупларга әти-әниләр, әби-бабайлар ярдәм иткән. Моннан тыш, һәр төркемдә кече музейлар урын алган. Татар телендә тәрбия эше бакчадан тыш та оештырыла. “Батыр”лылар Татар мәдәният үзәгендә оештырылган татар халык театрының “Орчыклар” кече фольклор төркеменә йөриләр. Нәни “йолдызлар” Бөгелмәгә килгән кунакларны каршы алалар, шәһәркүләм бәйрәмнәрдә татар телендә сәламлиләр. Әлеге чараларга аларны бакчаның алыштыргысыз музыка җитәкчесе Әлфия Шакирова әзерли.

 

Биредә ул 28 елга якын эшли.

– Безгә килгән балаларны ап-ак кәгазь битенә тиңләргә мөмкин. Безнең төп максатыбыз – буш кәгазьгә, тап төшермичә, матур юллар язу. Мин бу эшне татар халкының матур мирасы булган көйләр, җырлар аша башкарам. Әйе, теле ачылмаган яисә татар телендә авыр сөйләшкән балага моны бирүе авыр. Шуңа күрә нәниләребез өчен махсус җырлар иҗат итәм. Алар балалар теленә якын, ә иң мөһиме, нәрсәгә дә булса өйрәтә. Без рәхәтләнеп татар һәм рус милләтенең бәйрәмнәрен, йолаларын театрлаштырабыз. Алар арасында – “Сөмбелә”, “Каз өмәсе”, “Карга боткасы”, “Нәүрүз”, “Сабантуй”, – дип аңлатты “Бөгелмә авазы” газетасы журналистларына 2нче “Батыр” балалар
бакчасының музыка җитәкчесе Әлфия Шакирова.

 

Республикадан – бүләк

“Батыр” балалар бакчасы коллективы үз казанында гына кайнамый Алар, үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан, Оренбург өлкәсендәге Әсәкәй районының 1, 2, 4нче номерлы, Иске Колшәрип, Яңа Солтангыл балалар бакчалары белән очрашулар уздыралар. Мондый эшнең җимеше дә татлы. Быел “Батыр”лылар “Туган телдә балаларны тәрбияләү эшен оештыручы иң яхшы балалар бакчасы” республика конкурсында катнашып, җиңү яулый.

– Бәйгедә республиканың 30дан артык балалар бакчасы катнашты. Махсус комиссия әгъзалары килеп, мәктәпкәчә яшьтәге һәр учреждениенең эшен карады. Шулар арасыннан иң яхшылары дип исәпләнгән 20 бакчаны сайлап алдылар. Исемлетә без дә бар. Җиңүчеләргә 500 мең сум күләмендә грант бирәчәкләр. Бу акчаны без бакчаның техник базасын яңартуга һәм балалар өчен сәхнә костюмнарын тектерүгә тотарбыз дип ниятлибез, – дип, киләчәккә планнар белән 2нче “Батыр” балалар бакчасы мөдире Әлфия Галәутдинова бүлеште.  

Алсу Мөкатдәс

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса