Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Таттехмедфарм: кешеләр бөтенесен рәттән сатып алганга, даруханәләрдә даруларга кытлык

Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнеп, республиканың күп кенә кешеләре даруханәләргә коронавирус инфекциясеннән даруларны сатып алырга йөгерә.

Даруханәләрдә даруларга кытлык татарстанлыларның барысын да рәттән сатып алуы аркасында килеп чыккан. Матбугат туры вакытында «Таттехмедфарм» ДУП генераль директорының даруханә склады буенча урынбасары Илшат Минһаҗетдинов журналистлар белән әнә шундый фикер белән уртаклашты.

Бүгенге көндә республиканың барлык даруханәләрендә дә теге яки бу даруларны табып булмый, барыннан да бигрәк вируска каршы препаратлар җитми. Үз-үзләрен дәвалау белән шөгыльләнеп, күп кенә татарстанлылар даруханәләрдә препаратларны сатып ала.

«Беренче симптомнар булганда, һичшиксез, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бары тик ул дәва чараларын билгеләргә тиеш. Үз-үзеңне дәвалау теләсә нинди инфекцияләр чорында куркыныч, коронавирус вакытында – бигрәк тә”, – дип кисәтте татарстанлыларны Илшат Минһаҗетдинов.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы беренче симптомнар вакытында поликлиникага мөрәҗәгать итәргә яки өйгә табиб чакыртырга һәм бер генә очракта да үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса