Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТАТНЕФТЬ – БӨГЕЛМӘЛЕЛӘРГӘ: Чыннан да мөһим нәрсә турында

Нефтьчеләр көне алдыннан көньяк-көнчыгышның берьюлы ике шәһәрендә казанышлар, инвестицияләр, эш урыннары һәм тормышның социаль яклары турында сөйләштеләр.

 Бөгелмә районында эшлекле визит белән ТР Дәүләт Советы  рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм “Татнефть” генераль директоры урынбасары Азат Ягъфәров булып киттеләр. Шул ук көнне Лениногорск шәһәрендә дә җәмәгатьчелек һәм ветераннар белән очрашу уздырдылар.

Социаль җаваплылык чикләренең чиксезлеге

Беренче очрашу “Татэнергосбыт” АҖнең Бөгелмә бүлегендә узды. Биредә казанышларны да, проблемаларны да уртага салып сөйләштеләр. Кулланучылар белән эшләү темасына аерым тукталдылар, чөнки бу өлкәдә бүген аралашуның электрон формасына күчү беренче планда тора.

“ТНГ-Групп”та  шулай ук эшләнгән эшләргә йомгак ясадылар, якын киләчәктә ниләр эшләнергә тиешлеккә тукталдылар. Компания промысел, геология разведкасы, фәнни-җитештерү бүлекләренә ия, алар Россиянең нефть табыла торган барлык районнарында, ә тагын  ерак һәм якын чит илләрдә эшлиләр. Биредә 6 меңнән артык кеше хезмәт куя. Яхшылардан яхшыларга мактаулы кунаклар  каршында Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Коллективларның икесендә дә республиканың, шулай ук Бөгелмә районының социаль-икътисадый күрсәткечләрен тәкъдим иттеләр.

Предприятие хезмәтчәннәрен нефтьчеләр исеменнән сәламләп һәм бәйрәм уңаеннан котлап, Азат Ягъфәров “Татнефть” өчен  социаль җаваплылык чикләренең Компаниядә эшләүчеләр өчен чиксез булуын, һәрхәлдә, бу төбәктә гомер итүчеләрнең һәрберсенең дә иминлеге мөһим икәнлеген әйттеләр.

Яшьләр сарае чираттагы очрашу урыны булды. Халыкара Хәйрия  көне алдыннан, биредә иреклеләр активистлары белән очрашу узды. Шәһәрдә “Игелекле гамәлләр” акциясе дәвам итә. Моңа бәйле рәвештә, әлеге чарада актив катнашкан волонтерларны һәм оешмаларны билгеләп үттеләр.

Кунаклар шәһәрнең яңа төзелә торган объектларын да карадылар. Алар арасында “Энергетик” стадионы да бар. Ябык футбол манежы инде быел ук спортчылар өчен ишекләрен ачачак. Кунаклар яңа төзелгән мәчеттә һәм 6нчы мәктәпнең яңа төзелгән ризык әзерләү блогында булдылар.

 – Бөгелмә, Татарстанның башка шәһәрләре кебек үк, елдан-ел яхшыра бара, – диде Юрий Камалтынов.

Ул моңа республика программаларының зур этәргеч бирүен билгеләп үтте. Нәкъ менә алар нәтиҗәсендә социаль инфраструктура объектлары ремонтлана, төзекләндерелә, төзелә. Әлбәттә, биредә социаль бизнес активлыгы да әйтеп бетергесез роль уйный. Мисал өчен, “Безнең ишегалды” республика программасы “Татнефть” дивидентлары акчасына финанслана. Бу максатка 50 миллиард сумга якын акча бүленде. Рееспубликада 6,5 мең ишегалды ремонтланачак.

Буыннар аңлашуы

         Лениногорск ветераннары белән сөйләшү бик тәфсилле һәм җитди узды. Өлкән буын вәкилләре сорауларны, кем әйтмешли, кабыргасы белән куярга күнеккән. Алар нефтьчеләр шәһәре булган Лениногорскины төзегән, нефть сәнәгатенә нигез салган. Бүген аларны алга таба үсеш, эш урыннары, хезмәт хакы дәрәҗәсе, пенсионерларга ярдәм күрсәтү проблемалары борчый. 

– Лениногорск ветераннары белән күптән сөйләшергә теләп йөри идем инде. Бу – безнең республика нефтенең бишеге. Ул нәкъ менә шуннан башланган. Шуны аерып әйтәсем килә: “Татнефть”тә ветераннарга мөнәсәбәт үзгә. Бу элек тә шулай иде, киләчәктә дә шулай булачак. Без аларга ярдәм итәргә тырышабыз, өлкән яшьтәгеләр үзләрен бар яклап та яхшы хис итсен өчен барысын да эшлибез. Бүген ирешкән казанышларыбыз – алар тырышлыгының нәтиҗәсе. Өлкән яшьтәгеләр вәкилләре белән элемтә бик кирәк. Компаниянең социаль сәясәтендәге кайбер нәрсәләрне төзәтергә, аларны аңларга, ишетергә ярдәм итә бу аралашу, – ди Азат Ягъфәров.

Лениногорск шәһәренә бару микрорайоннарның берсендәге бәйрәм белән төгәлләнде. Үсеп килүче яшь буын – төбәкнең киләчәге. Балаларның шат елмаюы, яшь талантлар чыгышы, иң яхшыларны һәм талантлыларны хөрмәтләү – бу төбәкнең киләчәге якты һәм ышанычлы  булуы турында сөйли.

 

 

Юлия Могила

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе

Фото: Сергей Трусов

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса