Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Татмедиа”да ваклап сату 46 процентка арткан

2020 елның икенче яртыеллыгына газеталарның тулаем тиражы 225 мең данә тәшкил итә.

Ел башыннан Татмедиа АҖ газета-журналларын ваклап сату 46 процентка арткан. Бу хакта Татмедиа АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.

“Бездә язылу институты зур, әмма без ваклап сатуга игътибар итәргә булдык”, – дип билгеләп үтте ул.

Дүрт айда “Татмедиа” АҖ 16,7 мең данә вакытлы матбугат басмасы саткан. Сатуларны сәүдә нокталарының санын, аларның танылуын, уңайлылыгын һәм якын-тирәдә урнашуын арттыру хисабына күтәрә алдык.

Моннан тыш, 1 июльдән “Татпотребсоюз” идарәсе белән Татарстанның автолавкаларында һәм авыл кибетләрендә “Татмедиа” АҖ басмаларын сату турында килешүгә ирешелде.

Республиканың ун авыл районында яшәүчеләр яратып өлгергән газета-журналларны якын-тирәдә урнашкан сәүдә нокталарында сатып ала алачак. “ТАТМЕДИА” АҖ филиаллары район редакцияләрендә, сәүдә нокталарында һәм кибетләрдә газеталарны уңышлы сата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса