Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Татмедиа» һәм «Сахамедиа» мәгълүмати хезмәттәшлек турындагы меморандумны имзалады

Медиахолдинглар даими рәвештә төбәкләр турындагы актуаль мәгълүмат белән алмашып торачак.

«Татмедиа» һәм «Сахамедиа» оешмалары мәгълүмати хезмәттәшлек турындагы меморандумны имзалады. Хәзер алар даими рәвештә Татарстан һәм Якутия турындагы актуаль мәгълүмат белән алмашып торачак.

«Татарлар Россиянең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Якутиядә дә яши, Татарстандагы вакыйгалар алар өчен дә кызыклы. Шул исәптән төбәкләрдәге яңалыклар бездә дә кызыксыну уята. Алар безгә яңалыклар, фотолар җибәрә ала. Нәтиҗәдә, татарлар бөтен җирдә дә өстәмә кызыклы мәгълүмат алсын өчен ике якка да файдалы элемтәләр булдырыла», — дип искәртте «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Ул «Татмедиа»ның инде берничә ел тугандаш республикалар белән мөнәсәбәтләрне актив рәвештә җайга салуын билгеләп үтте. Казахстан, Үзбәкстан һәм Башкортстан белән элемтәләр урнаштырылды. Якутия вәкилләре дә хезмәттәшлеккә карата кызыксыну белдергән, алар үзләре меморандум имзалау тәкъдиме белән чыккан.

«Хәзер „Сахамедиа“ журналистларының татар коллегаларының алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү, әйдәп баручы басмаларда (шул исәптән милли газета-журналларда да) стажировка үтү мөмкинлеге барлыкка килде. Ә безнең ресурсларны укучыларның күпсанлы аудиториясе шәһәр тормышында барган мөһим вакыйгалар турында оператив мәгълүмат алачак», — дип искәртте «Сахамедиа» АҖ җитәкчесе Алексей Чертков.

Илнең төрле төбәкләрендәге гаммәви мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек — төбәкләрдә заманча мәгълүмат киңлеген уңышлы үстерү өчен ачкыч ул, диде Чертков.

Меморандум Татарстанда Якутия көннәрен (аны быел оештыру күздә тотыла) үткәрү алдыннан имзаланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса