Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татфондбанк һәм ИнтехБанкның 921 эшмәкәр клиенты "кайнар линия"гә мөрәҗәгать иткән

Татарстанда операция эшчәнлеген туктаткан банкларның клиентлары - эшмәкәрләр сораулары буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән туры элемтә үз эшен дәвам итә. 6 гыйнварга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына "кайнар линия" буенча 921 эшмәкәр мөрәҗәгать иткән, аларның 441е ташламалы шартларда микрозайм алу шартлары турында сораган. Ташламалы программа буенча микрозаймнарны бирүгә гаризаларны кабул...

Татарстанда операция эшчәнлеген туктаткан банкларның клиентлары - эшмәкәрләр сораулары буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән туры элемтә үз эшен дәвам итә. 6 гыйнварга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына "кайнар линия" буенча 921 эшмәкәр мөрәҗәгать иткән, аларның 441е ташламалы шартларда микрозайм алу шартлары турында сораган.

Ташламалы программа буенча микрозаймнарны бирүгә гаризаларны кабул итү офисы бәйрәм көннәрендә 7.00-23.00 сәгатьләрдә эшли. "Кайнар линия"дә шалтыратуларны 8.00-20.00 сәгатькә кадәр, шулай ук эшмәкәрләрнең мөрәҗәгатьләрен (843) 524-90-90 номеры буенча да кабул итәләр.

Искә төшерик: 2016 елның декабрендә Россиянең Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы Татарстанда "Татфондбанк" кредитларын иминиятләштерү турында игълан иткән иде. Соңрак "ИнтехБанк" белән дә шундый ук вазгыять килеп туды. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы иминият акчаларын түләү буенча агент-банклар исемлеген билгеләде. Эшчәнлеген туктаткан банк клиентларына - эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, республика Икътисад министрлыгы каршында эшче төркем булдырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса