Татарстанлыларны «ТыЭтоЯ» Федераль балалар мультфильмнары конкурсында катнашырга чакыралар
Балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланган «ТыЭтоЯ» дип исемләнгән мультфильмнар конкурсы игълан ителде. Гаризаны аерым катнашучылар да, иҗади коллективлар да бирә ала.
«ТыЭтоЯ» проекты ата-аналарга мәхәббәт һәм ярдәм итү хисенең ни дәрәҗәдә мөһим булуын искәртүне максат итеп куя. Ә «ТыЭтоЯ» мультфильмнар конкурсы балаларга һәм ата-аналарга анимация аша үз хисләрен белдерергә һәм мөнәсәбәтләрдәге яшерен проблемалар турында сөйләргә өйрәнергә ярдәм итәчәк.
Катнашучыларга гаилә әгъзалары арасында уртак нәрсә: алар ничек бергә вакыт үткәрәләр, ничек аралашалар, моңсуланалар һәм күңел ачалар – шулар турында сөйли торган мультфильм төшерергә тәкъдим ителә. Иң яхшы эшләр компетентлы жюри тарафыннан тиешенчә бәяләнәчәк, ә аларның авторлары – конкурста катнашу турында дипломнар, Рәхмәт хатлары, призлар һәм кызыксындыру бүләкләре алачак.
Конкурска эшләр 20 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Конкурста катнашу бушлай. Җиңүчеләрне бүләкләү ноябрь ахырында булачак. COVID-19 пандемиясе сәбәпле, конкурста җиңүчеләрне бүләкләү онлайн режимда узачак.
Җиңүчеләрне барлыгы 7 номинациядә сайлаячаклар:
• Иң яхшы сценарий
• Иң яхшы режиссерлык эше
• Идеяне иң яхшы гамәлгә ашыру темасы
• Иң яхшы сәнгать эше
• Пластилин анимациясе техникасында иң яхшы мультфильм
• Рәсем анимациясе техникасында иң яхшы мультфильм
• Компьютер анимациясе техникасында иң яхшы мультфильм
Катнашучыларның эшләренә эксперт-жюри бәя бирәчәк, аңа анимация режиссерлары, рәссамнар-аниматорлар, психологлар, педагоглар һәм җәмәгать эшлеклеләре кергән.
Конкурста барлык теләүчеләр һәм иҗади коллективлар катнаша ала. Мультфильмнар төрле техникада төшерелергә мөмкин. Видеосюжетның темасы – авторның шәхси теләге буенча. Төп шарт – «балалар-үз әти-әниләренең дәвамы» дигән идеягә туры килү.
Конкурс һәм призлар турында тулырак мәгълүматны http://tietoya.ya-roditel.ru/ «ТыЭтоЯ» проекты сайтында конкурс нигезләмәсендә табарга мөмкин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа