Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанлыларны финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачетында катнашырга чакыралар

Теләге булган һәр кеше 7-16 декабрь көннәрендә финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачетының сорауларына җавап биреп, үзенең финанс белемнәре дәрәҗәсен бәяли алачак.

Катнашучылар финанс мәсьәләләрендә ни дәрәҗәдә яхшы ориентлашуларын тикшерә, шулай ук үз белемнәрендәге кимчелекләрне тулыландыру өчен шәхси киңәшләр ала алачак.

Зачет ике өлешкә бүленгән. Гражданнар өчен кертемнәр, кредитлар, иминиятләштерү турындагы сораулардан тыш, эшмәкәрләр өчен дә аерым биремнәр бар. Шул ук вакытта авырлык дәрәҗәсен сайларга була.

30 һәм аннан күбрәк сорауга дөрес җавап биргән катнашучылар исемле сертификат алачак.

Зачет узу вакыты - бер сәгать. Катнашучылар саны чикләнмәгән.

Зачет Россия Банкы һәм стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан оештырыла. Ул өченче тапкыр үткәрелә. 2018 һәм 2019 елларда анда ярты миллионнан артык кеше катнашкан, шул исәптән чит илләрдән дә.

Тулырак мәгълүмат https://www.finzachet.ru/ сайтында.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Матбугат хезмәте Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса