Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанның штаттан тыш баш эндокринологы Энгель Хәсәнов вафат

Сәламәтлек саклау министрлыгы белгече республикада эндокринология хезмәтенә нигез салучыларның берсе иде. (Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эндокринологы, Татарстанның атказанган табибы, Казан дәүләт медицина университетының эндокринология кафедрасы доценты, Республика клиник хастаханәсенең әйдәп баручы консультанты Энгель Хәсәновның йөрәге тибүдән туктады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр...

Сәламәтлек саклау министрлыгы белгече республикада эндокринология хезмәтенә нигез салучыларның берсе иде.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эндокринологы, Татарстанның атказанган табибы, Казан дәүләт медицина университетының эндокринология кафедрасы доценты, Республика клиник хастаханәсенең әйдәп баручы консультанты Энгель Хәсәновның йөрәге тибүдән туктады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Энгель Хәсәнов 77 яшендә вафат булды. Атказанган табиб республикада эндокринология хезмәтенә нигез салучыларның берсе иде. Ул шулай ук студентлар һәм яшь табибларның фәнни эшләре җитәкчесе дә булды.

Ул 100дән артык фәнни мәкалә һәм 11 укыту-методик әсбап авторы.

«Татарстан Республикасының медицина берләшмәсе исеменнән гаиләсе һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз», - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Энгель Хәсәнов белән хушлашу чарасы бүген Казан дәүләт медицина университетының төп уку корпусында (Бутлеров урамы, 49) узачак.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/01/157173/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса