Татарстанның Конституция судына шикаятьне электрон рәвештә җибәреп була
Татарстанның Конституция суды аппараты һәм Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Хөкүмәте рәсми сайтында яңа интернет-хезмәт ачты. Ул Татарстанның Конституция судына мөрәҗәгатьләрне электрон рәвештә юлларга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итәләр ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан. Әлеге хезмәт аша, башта мәҗбүри рәвештә теркәлү узып һәм "Кире элемтә" бүлегенә кереп, Татарстан законы...
Татарстанның Конституция суды аппараты һәм Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Хөкүмәте рәсми сайтында яңа интернет-хезмәт ачты. Ул Татарстанның Конституция судына мөрәҗәгатьләрне электрон рәвештә юлларга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итәләр ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан.
Әлеге хезмәт аша, башта мәҗбүри рәвештә теркәлү узып һәм "Кире элемтә" бүлегенә кереп, Татарстан законы яки башка норматив актлар Конституция белән тәэмин ителгән хокукларның һәм ирекнең бозылу очраклары турында мәгълүмат җибәрергә була.
"Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia