Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанның иң агулы «незамерзайка» исеме билгеле

13 гыйнварда Русия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Марина Трофимова "Татар-информ" агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстанда сатылган туңмый торган пыяла югыч сыеклыклардан сәламәтлек өчен иң куркыныч булганын атады. Апаста шәхси эшкуар Фәйзуллинаның "Автозапчасти" кибетендә яшел төстәге "Super Tech -30С"...

13 гыйнварда Русия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Марина Трофимова "Татар-информ" агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстанда сатылган туңмый торган пыяла югыч сыеклыклардан сәламәтлек өчен иң куркыныч булганын атады.

Апаста шәхси эшкуар Фәйзуллинаның "Автозапчасти" кибетендә яшел төстәге "Super Tech -30С" ул. Аның составында метанол рөхсәт ителгән чиктән 902 тапкырга артык. Җитештерелү урыны - Владимир өлкәсе Петушки районы Новое Аннино авылы.

Спикер сүзләренчә, әлеге федераль күзәтчелек органы хезмәткәрләре Татарстан буенча азык-төлеккә кермәгән спиртлы сыекчалар әйләнешен күзәтү кысаларында 102 тапкыр тикшерү уздырган. Хилафлыклар 44 сәүдә урынында фаш ителгән. Сайлап алынган 72 пробаның 27сендә метанол 58 тапкырдан 902 мәртәбәгә артык булган.

Нормативларга туры килмәгән "незамерзайка"ларны республикага Владимир өлкәсеннән (5 проба таләпләргә туры килмәгән) генә түгел, Мәскәү (14) һәм Мәскәү өлкәсеннән (6), Ульяновск һәм Түбән Новгород өлкәләреннән (1әр проба) дә ташыганнар. Метил спирты нормативларга туры килмәгән 675 литр продукция булуы ачыкланган. Шушы очраклар буенча административ хокук бозу турында 30лап беркетмә төзелгән. Калган очраклар буенча административ-процессуаль эшләр башкарыла, диде Марина Трофимова.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса