Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанның тагын 45 кешесе узган тәүлектә коронавирус белән авырып китте

Барлык очраклар да битлек режимын һәм социаль дистанцияне үтәмәү аркасында контактлы булып тора.

Соңгы 24 сәгать эчендә Татарстанда табиблар Covid-19 коронавирус йогышы белән зарарлануның 45 яңа очрагын расладылар, алар барысы да контактлы. Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте әнә шундый мәгълүматлар белән уртаклашты.

Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле яңа инфекцияне йөртүче кешеләрнең гомуми саны 19 меңнән артып киткән.

Узган тәүлек эчендә медицина оешмаларына 22 татарстанлы һәм 23 кеше өй шартларында табиблар күзәтүе астында булачак.

Республиканың унөч муниципалитеты соңгы тәүлек эчендә антистатистикага керде. Озак вакыт дәвамында антилидер булып Казан тора, икенче урында - Яр Чаллы һәм өченчедә-күрше Әлмәт районы. Бөгелмә районында яшәүчеләрнең узган тәүлек эчендә коронавируска тесты расланмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса