Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанның табигый байлыклары турында энциклопедияне кабат бастырганнар

Энциклопедиядә геология, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, табигатьне саклау һәм башка темаларга 1975 мәкалә бар

Ихтыяҗ зур булу сәбәпле, “Татарстан Республикасының табигате һәм табигый ресурслары: иллюстрацияле энциклопедия” китабын яңадан чыгардылар. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев сөйләде.

Энциклопедиянең өстәмә тиражы 1 мең данә тәшкил иткән. Тәрҗемә кыенлыклары булу сәбәпле, әлегә китап рус телендә генә бастырылган. Энциклопедиянең татарча варианты киләсе елга чыгачак дип көтелә.

“Бу энциклопедия 2017 елда чыккан иде. Ул сирәк очрый торган библиографик басмага әверелде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы аша фикердәшләр табу – ул безнең бәхет. Бу басма табигатьнең байлыгын күрсәтә. Ул укучыларда, табигать белән кызыксынучыларда зур кызыксыну уятыр дип ышанабыз”, - диде Искәндәр Гыйләҗев, басманың популяр булуын да ассызыклап.

Мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин әйтүенчә, китапны Экология министрлыгының территориаль идарәләре, муниципаль район администрацияләре аша экологик форумнарда һәм чараларда таратачаклар.

 

Китапның өстәмә тиражын “Әйләнә-тирә мохитне саклау, ТР табигый ресурсларын яңадан торгызу һәм куллану” программасы кысаларында бастырып чыгарганнар. Контрактның бәясе якынча 690 мең сум тәшкил иткән.

Басманы республиканың 87 галименнән торган коллектив – ТР Фәннәр Академиясе, Казан федераль университеты, Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе фәнни-тикшеренү институты, Идел-Кама биосфера тыюлыгы, ТР Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты хезмәткәрләре эшләгән.

Энциклопедия геология, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, табигатьне саклау һәм башка темалар буенча 1975 мәкаләне үз эченә ала.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/13/191484/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса