Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанның медицина оешмаларына яңа автомобильләр тапшырылды

Тапшыру инде Медицина хезмәткәре көнендә узды, ә Татарстан Республикасы көне алдыннан тагын 130 машина тапшырылачак.

Татарстанның медицина учреждениеләре яңа автомобильләр алды, дип яза "Татар-информ"МА.

Авыл фельдшерларына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 90 автомобиль ачкычы тапшырды. Татарстан Республикасы көне алдыннан тагын 130 машина тапшырылыр дип көтелә.

«Бүген мин, барыннан да элек, сезгә Covid-19га каршы тору мәсьәләләрендә сезнең, сезнең коллективларыгыз тарафыннан башкарылган эшләре өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәргә телим. Һәм, әлбәттә, хәл бик киеренке булды һәм шулай да безнең сәламәтлек саклау хезмәтләренең җайга салынган, төгәл эше хәлне нормаль тотарга мөмкинлек бирә. Әмма бу урыннарда эшләүче кешеләрнең бик зур хезмәте», - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, яңа коронавирус йогышы таралуга каршы көрәш өчен, 2020 елның декабрендә Татарстан Республикасында 88 җиңел автомобиль, 53 «Лада Гранта» машинасы һәм 61,2 млн сумлык 35 «УАЗ Патриот» автомобиле куелган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса