Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанның медицина белеме булмаган, әмма медицина өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләре пандемия шартларында өстәмә түләүләр алачаклар

Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

Татарстанның стационарларда беренчел медицина-санитария һәм махсуслаштырылган ярдәм күрсәтүче, махсус медицина белеме булмаган медицина хезмәткәрләре пандемия шартларында түләүләр алачак. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРӘ: яңа коронавирус йогышы ачыкланган гражданнарга медицина ярдәме күрсәтүче медицина хезмәткәрләренең аерым хезмәт шартлары һәм өстәмә йөкләнеше өчен кызыксындыру характерындагы түләүләр бирү тәртибенәкертергә», – дип хәбәр ителә документларда.

Өстәмә сумма узган елның тугыз аенда ТРдагы айлык уртача керемнең 80%ы күләмендә билгеләнәчәк.

Шулай итеп, югары уку йортларын медицина профилендә булмаган уку йортларын тзмамлап, стационар шартларда махсус ярдәм күрсәткән табиблар һәм медицина хезмәткәрләре узган елның тугыз аенда Татарстан территориясендәге эшчәнлектән алынган айлык уртача керемнең 100%ы күләмендә компенсация алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса