Татарстанның ике муниципаль берәмлеге Бөтенроссия конкурсы призерлары булдылар
РФ Президенты кушуы буенча приз фонды 1 млрд. сумга кадәр арттырылган.
Татарстан Республикасы «Мамадыш шәһәре» муниципаль берәмлеге һәм Баулы муниципаль районының Исергәп авыл җирлеге «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенроссия конкурсы призерлары булдылар. Бу хакта «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенроссия конкурсын оештыру һәм үткәрү буенча федераль конкурс комиссиясе утырышында билгеле булды.
Әлеге бәйге, 2017 елдан башлап, ел саен үткәрелә. Аның максаты – җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү һәм идарә итүне оештыру буенча иң яхшы үрнәкләрен бүләкләү һәм тарату. Бүләкләр бөтен ил буенча куллану мөмкин булган иң алдынгы һәм технологик карарлар өчен тапшырыла. 2020 ел башында РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча приз фонды 1 млрд. сумга кадәр арттырылган. Шулай итеп, быел 5 номинациядә 30 җиңүче билгеләнә, алар ике категория буенча бүленгән – шәһәр округлары һәм авыл җирлекләре. Жюридан иң югары бәяләрне җыйган җиңүчеләр 10–75 миллион сумга кадәр акча алачак.
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының «Мамадыш шәһәре» муниципаль берәмлеге «Муниципаль берәмлекләр халкы белән нәтиҗәле «үзара элемтәне тәэмин итү», территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү һәм гражданнарны башка рәвешләрдә җирле үзидарәне гамәлгә ашыруга (гамәлгә ашыруда) җәлеп итү» номинациясендә шәһәр округлары һәм шәһәр җирлекләре арасында җиңүче булды.
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының Исергәп авыл җирлеге авыл җирлекләре арасында «Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның уңай яшәү тирәлеген тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү» номинациясендә икенче урынны алды.
«Бүген без «Иң яхшы муниципаль практика» конкурсына йомгак ясыйбыз. Минем фикеремчә, бу бик мөһим конкурс – беренче чиратта ул кешеләрнең канәгатьлегенә йөз тота, чөнки урыннарда идарә яхшырак булган саен, кешеләргә бу территориядә яшәү уңайлырак» – дип нәтиҗә ясады Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа