Татарстанның барлык укучылары өчен “Мин – мәктәп укучысы” кушымтасына керү мөмкинлеге ачылды
Сервис һәм күчереп алу өчен сылтама турында тулырак мәгълүматны проект сайтында табарга була.
Татарстанның 447 000 укучысы яңа цифрлы ярдәмчегә – “Мин – мәктәп укучысы” суперсервисына керә алды. 30 сентябрьдән кушымтаны IOS һәм Android платформаларында берьюлы ике телдә: рус һәм татар телләрендә күчереп алырга мөмкин. Сервис һәм күчереп алу өчен сылтама турында тулырак мәгълүматны проект сайтында табарга була.
Суперсервис “Мин – мәктәп укучысы” – ул балаларның уку һәм укудан тыш эшчәнлекләрендә шәхси цифрлы ярдәмчесе. Сервис Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча оештырылган. Аның ярдәмендә балалар edu.tatar.ru электрон көндәлегеннән файдалана, үз өлгерешенең динамикасын күрә, шулай ук нинди фәннәргә күбрәк игътибар бирергә кирәклеге турында киңәшләр ала алалар. Сервис укучыларга өй эшләрен эшләүне дөрес итеп планлаштырырга ярдәм итә, шулай ук аларга укытучының комментарийларын күрсәтә һәм дәрес темасы турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин, цифрлы белем бирү чаралары педагогны беркайчан да алмаштырмаячак, дип билгеләп үтте. Мәгариф өлкәсендә яңа технологияләр һәм эшләнмәләр – ул өстәмә цифрлы контент, ул мәктәп укучысына да, укытучыга да үсеш өчен мөмкинлекләр алырга ярдәм итә.
Суперсервисның булачак версияләрендә укучыларга уен формасында үз мәнфәгатьләре турында аңларга һәм мәктәп тормышында уңышларга ирешү өчен мотивация алырга ярдәм итәчәк функционал барлыкка киләчәк. Сервис мәктәп эчендә дә, Татарстан Республикасында да барган вакыйгалар турында файдалы һәм мөһим хәбәрнамәләрне җиткерү өчен турыдан-туры канал булачак. Моннан тыш, “Мин – мәктәп укучысы” кушымтасының киләсе версияләрен “Белем бирү картасы 2.0” Ак Барс банкы кушымтасы – ата-аналар өчен әзерләнгән канал белән интеграцияләргә планлаштыралар. Яңа сервис ярдәмендә укучыларның ата-аналары шәхси кабинетта баланың мәктәпкә кайчан килүе турында мәгълүмат ала яки, мәсәлән, мәктәп ашханәсендә бүгенге көнгә менюны белә, шулай ук баланың туклану рационына төзәтмәләр кертә ала. Хәзер бу системада 126 мең кулланучы теркәлгән.
“Мин – мәктәп укучысы” суперсервисы функционалы турында тулырак мәгълүмат һәм күчереп алу өчен сылтама сайтта урнаштырылган: http://ya-shkolnik.tatar.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа