Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанның алты районында мәктәпләренең спорт залларын «Мәгариф» илкүләм проекты буенча ремонтлыйлар

Ремонт эшләрен Арча, Яшел Үзән, Алексеевск, Кама Тамагы, Мамадыш һәм Минзәлә районнарында үткәрәчәкләр.

«Мәгариф» илкүләм проектының «һәр баланың уңышы» проекты буенча быел Татарстанның алты районында мәктәпләрнең спорт залларын реконструкцияләүгә 8,5 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, Арча, Яшел Үзән, Алексеевск, Кама Тамагы, Мамадыш һәм Минзәлә районнарында мәктәп спорт залларын ремонтлаячаклар.

Борһанов 2019-2020 елларда «һәр баланың уңышы» проекты буенча 12 авыл мәктәбендә спорт заллары ремонтланды, дип өстәде. «Бу спорт белән шөгыльләнүче һәм төрле спорт секцияләренә җәлеп ителгән балалар санын арттырырга мөмкинлек бирде», – дип басым ясап әйтте ул. Моннан тыш, әлеге проект буенча республикада «Кванториум» мобиль технопаркы булдырыла. Моның өчен 17 млн. сум тирәсе акча җәлеп ителгән. Ул автомобильләр станциясе базасында эшләячәк, балаларны укыту инженерлык юнәлешендәге программалар буенча алып барылачак. Моннан тыш, технопаркта педагогларны өстәмә әзерләү һәм укыту, шулай ук балалар проектларын дистанцион рәвештә озата бару планлаштырыла.

"Инновацион белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен Әгерҗе, Актаныш, Сарман, Зәй, Менделеевск, Минзәлә районнары сайланган. Технопарк эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча, 3 меңнән артык бала инженерлык фикерләвен үстерү чараларына җәлеп ителәчәк. Инновацион белем бирү программалары буенча Татарстанда меңнән артык бала белем алачак", – дип билгеләп үтте министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса