Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанның 5 проекты экотуризмны үстерү буенча федераль бәйгедә катнашачак

Үз тавышыңны бәйгенең рәсми сайтында «География»бүлегендә калдырырга мөмкин.

Татарстанның 5 проекты экотуризмны үстерү буенча федераль бәйгедә катнашачак.

Бәйге - «Экология» милли проект кысаларында оештырылды. Россиянең экологик туризмы өчен иң яхшы урын исеменә Лобач тавы, Юрьев мәгарәләре, Зәңгәр күлләр системасы, Идел-Кама тыюлыгы, «Түбән Кама» милли паркы һәм Шумбут тыюлыклары дәгъва итә.

Үз тавышыңны бәйгенең рәсми сайтының «География»бүлегендә калдырырга мөмкин. Моның өчен почта яки социаль челтәр аша авторизацияләнергә, картада Татарстанны сайларга һәм республика һәйкәлләре астына йөрәкләр куярга кирәк.

Тавыш бирү башланды һәм  ул 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса