Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанның 34 районындагы 329 ишегалдында эшләр башланды

2021 елда 40 муниципалитетта барлыгы 831 ишегалды җәй көне үк тулысынча җиһазландырылачак.

Хәзерге вакытта 2021 елгы «Безнең ишегалды» программасы буенча Татарстанның 34 муниципалитетының 329 ишегалды тәртипкә китерелә. Бу хакта республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә проект кураторы Венера Камалова сөйләде.

Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Якындагы ике атнада тагын 87 ишегалдында эш башланачак. Шулай итеп, 416 ишегалдында эш барачак. Бу 2021 елда ремонт планлаштырылган ишегалларының гомуми санының 40 процентын тәшкил итә», — дип ачыклык кертте докладчы.

Шул ук вакытта Камалова кайбер муниципалитетларның 2020 елга планлаштырылган эшләрен, шул исәптән юл эшләрен дә кертеп, тәмамлауларына аерым тукталды. Алар — Тәтеш, Азнакай һәм Бөгелмә районнары, шулай ук Казан һәм Чаллы.

Моннан тыш, узган ел программасы буенча ишегалларында җиһазлар урнаштыру дәвам итә. 27 майга булган мәгълүматлар буенча, әлегә кадәр җиһазларның 11,5 проценты монтажланмаган. Монтажланмаган җиһазларның югары проценты (10 проценттан артык) һәм аны урнаштыру буенча түбән динамика Чаллыда (37 процент), Лениногорск (34%), Яңа Чишмә (31%), Алабуга, Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында.

Программа кураторы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ишегалларын төзекләндерү буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерүне таләп итүе турында искәртте. Намуссыз подрядчы буларак, Әлмәттә эшләгән компанияне мисал итеп китерде ул.

2021 елда 40 муниципалитетта барлыгы 831 ишегалды җәй көне үк тулысынча җиһазландырылачак. Аны июль уртасыннан урнаштыру күздә тотыла, дип ачыклык кертте Венера Камалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса