Татарстаннан тугыз команда «Киләчәк укытучысы» бөтенроссия конкурсының ярымфиналында катнашачак
“Мәгариф” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Владимир Путинның “Россия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасы проектларының берсе булган “Киләчәк укытучысы” һөнәри конкурсының 1200 ярымфиналчысы билгеле булды.
Конкурс 2019 елның 19 ноябрендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән старт алды. Проектның оештыру комитетын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова җитәкли.
Идел буе федераль округы ярымфиналында катнашучылар
“Киләчәк укытучысы” һөнәри конкурсының бишенче ярымфиналы Уфада 6-8 мартта узачак. Турыдан-туры ярымфиналда Идел буе федераль округының иң яхшы 50 командасы, шул исәптән Татарстанның иң яхшы 9 командасы (3әр кеше) очрашачак. Алар арасында 9 кеше - Бөгелмә муниципаль районының 2 нче лицей һәм Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат укытучылары.
Һәр ярымфинал нәтиҗәләре буенча иң яхшы 12 команда билгеләнәчәк, алар конкурс финалында катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, “Россия — мөмкинлекләр иле” платформасы Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылды һәм 2017 елның октябрендә Сочида Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә эшли башлады. Президент платформасының төп максаты - Россиядә яшь белгечләр өчен социаль лифтлар булдыру.
Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа