Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстаннан «Миссис Россия Planet-2020» үз хыялын тормышка ашырды

Роза Булатова яшь әниләргә ни өчен матурлык бәйгеләрендә катнашу ошый икәнен сөйләде.

«Татарстанның I Вице-Миссы-2020» һәм «Миссис Россия Planet-2020» титулларына ия булган Роза Булатова матурлык бәйгеләре ярдәмендә үз хыялларын тормышка ашыра алган. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде.

"Бу конкурслар хатын-кызларга ачылырга ярдәм итә. Әйтик, «Миссис Татарстан“ конкурсы киңлегендә мин күптәнге хыялымны тормышка ашырдым – сәхнәгә чыктым һәм биедем. Бу минем өчен бик мөһим, чөнки ике кызымны тәрбиялим һәм алар әнинең ничек ачылуын һәм тормышка ашырылуын күрә. Бу үзенә күрә җитди чакыру, һәм бу конкурсларда катнашкан һәр хатын-кызул инде җиңүче", диде спикер.

Роза Булатовага хәзер 39 яшь. 10 елдан артык ул телевидениедә эшләгән, карьерасын мәгълүмат хезмәте корреспонденты һәм яңалыклар алып баручы буларак башлаган. Берничә ел «Татмедиа»ның Яшел Үзән филиалы баш мөхәррире булган, хәзер “Яңа гасыр телеканалында эшли. Озак вакытлы декрет ялында ул социаль психолог һөнәрен үзләштергән һәм хәзер хатын-кызлар өчен тренинглар үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса