Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстаннан "ЭкоНива"га - тәҗрибә уртаклашу өчен

Курск һәм Воронеж өлкәләрендәге «ЭкоНива»ның җитештерү объектларында эшлекле визит белән Татарстан Республикасы делегациясе булды. Очрашуның төп максаты - селекция-орлыкчылык юнәлеше, сөт җитештерү һәм эшкәртү буенча эш тәҗрибәсе белән танышу.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге делегация составында «Защитный» (Курск өлкәсе) орлыкчылык җитештерү үзәгендә булды. Кунаклар лабораторияне карап чыктылар, җитештерү линияләренең эшен өйрәнделәр һәм әзер продукция складларында булдылар.

«ЭкоНива» эшчәнлеге бездә зур кызыксыну уята, дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. Барысын да үз күзләребез белән күрергә, тәҗрибә уртаклашырга күптән теләдек. Селекция-орлыкчылык юнәлеше аеруча кызыклы. Республикада без селекция-орлыкчылык үзәге булдыруны планлаштырабыз. «ЭкоНива»дан өйрәнерлек әйбепрләр күп.

Чыганак: Бөгелмә муниципаль районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса